Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сабадан Илзат Хуҗин - иң булган татар егете

Булдырган егет!

 26-28 март көннәрендә Казанда VIII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең йомгаклау туры узды. Россиянең төрле төбәкләреннән 156  укучы катнашкан әлеге бәйгедә Саба районы данын  Саба урта мәктәбенең 11  сыйныф укучысы Илзат Хуҗин яклады һәм Гран-прига ия булды.  «Бөтен Рәсәй буенча җыелган иң тырыш егет арасыннан финалга 8е узды. Алар ике көн башкалабызда әлеге конкурсның төрле биремнәрен үтәделәр. Һәм менә җиңү безнең Илзатка насыйп булды. Туган телне ярату, хөрмәтләүнең нәтиҗәсе бу.Туган телне, гореф-гадәтләрне саклауны без гаиләдә һәрвакыт беренче урынга куйдык. Улларыбыз шуны күреп, өйрәнеп үсә. Алга таба да безнең бурыч ана телебезне саклау, аны мәңге яшәтү! Конкурсны оештыручыларга зур рәхмәт»,- дип уртаклаша Илзатның әнисе Гөлчәчәк ханым социаль челтәрләрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев