Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабага “Мобиль ярдәм” килде

Узган атнада Сабада «Бердәм Россия» партиясенең «Ныклы гаилә» федераль проекты кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү Хәйрия фонды, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга комплекслы социаль тернәкләндерү күрсәтү белгечләренең күчмә мобиль бригадасы эшләде.

undefined

«Мобиль ярдәм» проекты «Сила в детях» Хәйрия фонды тарафыннан 2018 елдан бирле тормышка ашырыла. Белгечләр Сабада узган елның май аенда да булып, һәркайсы үз юнәлеше буенча райондашларыбызга күпьяклы ярдәм күрсәтеп киткәннәр иде. Быел да кабул итү өчен район үзәк хастаханәсенең балалар поликлиникасында аерым кабинетлар эшләде. Балаларны табиб-психиатр, невролог, эпилептолог, функциональ диагностика табибы, логопед-дефектолог, клиник психолог карады. Һәр пациент өчен ярты сәгать вакыт билгеләнгән иде. Мобиль бригада табиблары ул көнне районыбыздан 60 лап баланы кабул итте. Шул ук көнне Саба аграр көллияте базасында Республиканың «Әтиләр берлеге» рәисе Адель Заһретдинов җитәкчелегендә тәрбиягә бала алган гаиләләрнең “Без–бергә!” иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашында семинар-очрашу узды.

undefined

“Әтиләр берлеге" эшләгән мәйданчыкта район активы белән гаилә нигезләре: бала тәрбиясе, никах төшенчәләре, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, гаилә кыйммәтләрен саклау буенча сөйләшү-әңгәмә узды. Икенче мәйданчыкта «Без бергә» оешмасы вәкиле Владимир Пушкарев районның тәрбиягә бала алган ата-аналары белән сөйләште, сорауларына җавап бирде. Өченче мәйданчыкта “Про неё” федераль проектының региональ операторы Лилия Мөхәммәтҗанова мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче һәм авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар белән очрашып, психологик һәм юридик ярдәм алуда, бала караудан тыш үзенә файдалы шөгыль булдыру турында киңәшләрен бирде.

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев