Сабаның “Тимерхан” хоккей командасы Төнге лигада "Өмет кубогы" алды
Татарстан хоккейчылары Финалда 5:1 исәбе белән Архангельскиның “Ледокол” командасын җиңде.
Байлар Сабасының “Тимерхан” хоккей командасы Төнге хоккей лигасының "Өмет кубогы" иясе булды. Финалда Илдус Имамиев тәрбиясендәге спортчылар 5:1 исәбе белән Архангельскиның “Ледокол” командасын җиңде.
Кубок өчен хәлиткеч матч Бөтенроссия хоккей фестивале кысаларында Сочида узды.
- Хоккей. Бөтенроссия хоккей фестивале финалы. Өмет лигасы. Финал. “Тимерхан” (Байлар Сабасы, Татарстан) – “Ледокол” (Архангельск) – 5:1 (1:0, 3:0, 1:1). Алкаларны аттылар: Нуриев (19’, 1:0), Йосыпов (21’, 2:0), Галимов (28’, 3:0), Данилов (33’, 4:0), Загурский (53’, 5:0), Фәйзрахманов (58’, 5:1). Штраф: 2 – 8
Фото: fest2018.org/Б.Татаринов, Я.Неелов, И.Шведова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев