Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабаның «Тынычлык» мәчетендә өмә узды

Мәчет төзелеше төгәлләнү алдында

 Сабаның көньяк өлешендә салынучы "Тынычлык" мәчетендә эчке эшләр генә калып бара. Шимбә көнне биредә зур өмә үткәрелеп,  эчке ягында чистарту, юу эшләре башкарылды. Өмәгә  хатын-кызлар да килде. Алар тәрәзәләрне юдылар, диварлардагы, баскычлардагы төзелештән калган тузаннарны сөрттеләр, идәннәрен чистарттылар. Өмәдән соң мәчетнең түр залына келәмнәр җәелеп, өйлә намазы укылды. Эшләр төгәлләнгәч,өмәгә килүчеләрне кайнар пылау белән сыйладылар. Мәчеткә якын көннәрдә җылылык җибәреләчәк. Инде бүгеннән үк теләге булучылар бирегә намаз укырга килә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев