Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сабаның«Сәләтле балалар өчен «ОНИКС» мәгариф үзәгендә «ОНИКС - НАЧАЛКА» методик республикакүләм фестивале узды

Мәгариф учакларында эш кайный

  Семинар фәнни-инновацион эшләр буенча директор урынбасары Гөлшат Баһавиева фестивальдә катнашучылар өчен «Интеллектуаль киңлек үз куллары белән» темасына мәктәп буенча кызыклы экскурсия үткәрде.

 Семинарның практик өлеше кысаларында катнашучылар «ОНИКС»  мәгариф үзәге укытучылары һәм укучылары әзерләгән ачык дәресләрдә һәм мастер-классларда булдылар.Фестивальдә катнашучыларга түбәндәге дәресләр күрсәтелде: социоуен режиссурасы алымнары белән 1 нче сыйныфта әдәби уку дәресе, Л.Г.Петерсон дәреслеге буенча 2 нче сыйныфта математика дәресе, 4 нче сыйныфта нейролингвистика алымнарын кулланып рус теле дәресе. Ачык дәресләрне башлангыч сыйныф укытучылары Саубанова Р.Ф., Хәбибрахманова Ф.Б., Мирзагалямова Д.Ф. әзерләделәр.

«ОНИКС»  мәгариф үзәге  директоры Ләйлә Мөбарәкшина Л.М. фестивальга  нәтиҗәләр ясады һәм килгән кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев