Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саидә абыстай нәсыйхәт бирә

Пәйгамбәребез с.г.в: «Әгәр дә кешеләр Рамазан аенда нәрсә бар икәнлеген белсәләр, Рамазан аеның ел буе дәвам итүен теләрләр иде», — диде. Чөнки бу айда савап ике өлешкә күбрәк языла.

Ислам кануннарын  олылап яшәүчеләр ничек тә бу изге көннәрнең  тәмен, кадерен белеп, күбрәк изгелекләр эшләп калырга омтыла. Авыл мәчетләрендә, шәхси хуҗалыкларда Ифтар ашлары үткәрелә, туганнар, дуслар, фикердәшләр саваплы мәҗлесләрдә күрешеп бергәләп авыз ача, Коръән укый, вәгазь тыңлый. Шундый  күркәм очрашу узган атнада Саба үзәгендә районыбызның «Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары да  оештырды. Анда танылган вәгазьче, мөгаллимә Саидә абыстай Аппакова да чакырылган иде. Үтемле вәгазь остасы Рамазан ае фазыйләтләре, намаз уку, гаиләдә ир хакы, бала тәрбиясе турында сөйләде, сорауларга җаваплар бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев