Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сак бул: “Тоннель” барысын да күрә

Узган атнада ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә Сабаны урап узучы юлда 17.30-19.00 сәгатьләрдә үткәрелгән “Тоннель” операцисе барышында, 120гә якын автомобиль туктатылып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән 16 йөртүчегә беркетмә төзелде.

Нигездә укылмый торган номер билгеләре белән һәм документсыз йөрүчеләр (10), иминлек каешларын эләктермәүчеләр (2), ОСАГО килешүе рәсмиләштермәүчеләр ачыкланды. Бер йөртүче операция барышында күрә торып юл билгесендә күрсәтелгән таләпне  үтәмәде. Шулай ук йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штрафлары булу-булмауга да тикшерелде. Исегезгә төшерәбез – штрафны вакытында түләмәгән очракта, суд карары нигезендә  административ ”арест” яисә 50 сәгатькә мәҗбүри эш тә каралган.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев