Сатыш авылында узган Сабантуй да бар халыкны мәйданга туплады.
Туган авылын, туган нигезен сагынып кайткан якташлар, бәйрәм кунаклары иртә баштан Сабантуй мәйданына җыелды. Бәйрәмне эстрада йолдызлары Илназ Бах, Гүзәл Идрисова, Алинә Сафиуллина чыгышлары бизәде. Мәйданда көне буе халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, милли уеннарын, җыр- биюләрен берләштергән күңелле тамаша барды. Милли көрәштә Динар Мәннанов батыр калды.


Нет комментариев