Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ШАРТЫ ДА БУЛАЧАК, ЭШЕ ДӘ

Узган атнада Саба аграр көллиятендә район мәктәпләреннән югары сыйныф укучыларының, хуҗалык җитәкчелә­ре­нең Казан аграр университеты һәм ветеринария медицинасы академиясе укытучылары белән очрашуы үткәрелде.

Аттестат алу алдында торучыларны  “Кем булырга?” дигән сорау, ә эш бирүчеләрне  кадрлар мәсьәләсе борчыганын күздә тотсак,  бик тә вакытлы чара булды  ул. Авылның аграр тармагы  өчен  квалификацияле  белгечләрне хәзерге  көндә кайсы югары уку йортлары әзерләгәнен яшьләр   яхшы белә. Ветеринария  академиясеннән Евгений  Кириллов, Казан аграр  университетының икътисад институты доценты Чулпан Куракова үзләрендә  моның  өчен барлык  шартлар булуы турында   сөйләделәр. БДИдән тиешле балл  җый да,  укырга  кер генә. Синнән менә дигән агроном, инженер, мал табибы, икътисадчы әзер­ләп  чыгарачаклар. Лә­кин  яшьләр авылга эшкә кайтырга ризамы  соң?  Бу  сорау җавап рә­вешендә көллият директоры  Закирҗан Бик­­мө­хәммәтовның  чыгышы нык тәэсир калдырды. “Авыл хуҗалыгында проблема нәрсәдә?  Берен­чедән, хезмәт хакы түбән, шуңа   күрә яшьләр йорт сала  алмый, үзенә аерым торыр җире булмагач,  авылга  кайту  турында   уйламый. Мәсьәләне хәл итүгә хәзер ныклап  алынмакчы булалар, чөн­ки авылда  яшәргә кеше  калмый”,– диде  ул һәм ТР Дәүләт Советында депутатларга тәкъдим ителгән “Авыл территорияләрен  комплекслы  үстерү”  фе­дераль программасы ту­рында   сөйләп китте. 2020-2025 елларга исәп­ләнгән әлеге программаны тормышка  ашыруга 3 триллион  сум (шуның 1 триллион сумы федераль бюджеттан) акча  каралган.   Дөрес, әлеге “пирог”тан Татарстанга  күп тими икән. 2020 елда авылны  үстерүгә 2,7 миллиард  сум тотылачак.  Әмма  2020 елдан авылда торак бирү системасы  тамырдан  үзгәрә. Яшь буенча 35 яшькә кадәр дигән  чикләү бетерелә һәм наемга бирелгән торакны  сатып алу хокукы барлыкка  килә. Яшь белгеч 10 елдан соң торакны аның бәясенең бары 1 процентын түләп сатып алу  хокукына ия була. Торак  алу программасына  кергәндә гаиләнең  керемен дә  со­ра­маячаклар. Димәк, 2020-2025 елларда укып авылга эшкә  кайткан  яшь белгечләр әлеге программадан иркен файдалана  алачак...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев