Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шатлыклар алып кил, Яңа ел!

Яңа 2022 елга аяк бастык. Райондашларыбыз күңелендә 2021 ел нинди тәэсирләр калдырды? Гомумән, 2022 елга нинди өметләр баглыйлар? Шулар турында сораштык.

Зөлфия ФӘХРЕТДИНОВА, Шәмәрдән:

 – Яңа елны балаларыбыз чакыруы буенча Мәскәү шәһәрендә каршы алдык. Анда улыбыз, кызыбыз гаиләләре белән яши. Ун көн кунак булдык, концертларга йөрдек. Бигрәк тә Татьяна Навканың «Лебединое озеро» дип аталган боздагы шоу-балеты күңелдә гаҗәеп тойгылар калдырды. Бик күңелле ял итеп, балалар кебек сөенеп кайттык. 2021 ел гел баштан гына сыйпап тормады. Әниебез авырып вафат булды. Коронавирус та гел үзенең янәшәдә генә булуын сиздереп торды. Мин кул эшләре белән шөгыльләнергә яратам. Быел сабын белән төрле эшләнмәләр ясап үземнең осталыкны арттырырга уйлыйм. «Хәят» клубы кызлары белән «Уйла» интеллектуаль уенын оештыру комитетында булганыма да бик шатмын. Алар белән яшәреп, көч-рух алып яшим. Быелгы елда да яңадан уеннарны уңышлы дәвам итәргә язсын.

Фаяз САДЫЙКОВ, Олы Шыңар:

– 2021 ел минем тормышымда да истәлекле вакыйгалары белән күңелдә калачак. Чөнки мин узган ел хәрби хезмәт бурычымны үтәп, туган якларыма әйләнеп кайттым. Әти-әни, туганнар, дуслардан аерым узган 1 ел гомер тормышымның мөһим чоры ул. Башта Воронеж өлкәсендә, аннан Мәскәүдә Хәрби Һава Көчләре гаскәрләрендә хезмәт иттем. Ияләнгәнче авыррак булса да, хәрби хезмәт мине бар яктан чыныктырды, дисциплинага өйрәтте. Хәзерге көндә Олы Шыңар мәктәбендә педагог-оештыручы булып эшлим. Армиягә киткәнче Арча педагогия көллиятенең музыка бүлеген тәмамладым. Алга таба укуымны югары уку йортында дәвам итәргә уйлыйм. Яңа ел һәркемгә яңа шатлык-сөенечләр генә алып килсен!

Гөлгенә ШӘРИПОВА, Олы Кибәче:

– Узган 2021 ел безнең гаиләгә бик озак көтелгән бәхет бүләк итте: өч кызыбыздан соң улыбыз туды. Ирем Радик белән дүрт бала тәрбияләп үстерәбез. Эльвинабыз Казан Идел буе спорт һәм туризм академиясендә II курста, Инзиләбез Казан медицина көллиятендә 1 курста белем ала, Сәйләнебез III сыйныфта укый. Нәни Кәримебезгә 17 гыйнварда 5 ай була. Яңа елны өйдә гаиләбез белән каршы алдык, төп йортта әти-әни белән яшибез, туганнарыбыз бик күп. Яңа елның беренче көннәрендә күңелле итеп бәби чәйләре үткәрдек. Без 2021 елны бик канәгатьлек белән озаттык. 2022 елны да исән-сау булып, авыртуларсыз үткәрергә язсын, сөенечле вакыйгаларга бай булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев