Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шаулап үсәр әле наратлар...

”Иртәгә дөнья бетә дисәләр дә, бер агач утырт” дигән фәтвә биреп калдырган Мөхәммәт Пәйгамбәр бер хәдисендә.

Тирә - юнебезне ямьләндерүче, сулар һавабызны сафландыручы тиңсез хәзинәбез - урманнарны саклау, агачлар утырту - кешелеккә борынгы заманнардан олы вазыйфа булып йөкләнгән. Соңгы вакытта җир шарында табигать катаклизмнарының ешаюы, өермәле җил-давыллар күтәрелүен дә урманнарның юкка чыга баруы белән аңлаталар кайбер галимнәр. Димәк, тормыш кирәк-ярагы өчен генә түгел, яшәешебезнең иминлеген тәэмин итәр өчен дә кирәк безгә урманнар! Татарстан Республикасында игълан ителгән «Урманны саклыйк!» Бөтенроссия акциясе урманнарны торгызу буенча киңкүләмле эш алып бара. Әлеге акция кысаларында республика буенча ике елда 82 миллион төп агач утыртуга ирешелгән. Әлеге экологик чарага райондашларыбыз да бердәм кушылды. Сатыш авылы биләмәсенә кергән урман посадкасына Саба урман хуҗалыгы хезмәткәрләре бу көннәрдә 100 данә нарат үсентеләре утырттылар.

“Мондый чара җирлегебез биләмәсендә әле ай ахырында кабаттан оештырылачак, гомумән, агач утырту буенча күләмле эшләрне узган ел ук башлап җибәргән идек. Чишмә буйларын ямьләндердек, бюджет системасында эшләүчеләр белән чия, миләш агачлары утырттык. Матурлык, яшеллек үзебез өчен бит”- ди авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин. Яшь ярымлык нарат үсентеләре Саба урман хуҗалыгының селекция-орлыкчылык үзәгеннән китертелгән. “Нарат агачы безнең климатка яраклашкан, туфракта тизрәк тамыр җибәрә. Ул 10-15 сантиметр тирәнлектә утыртыла. Инде әйбәтләп төпләнеп китсеннәр. Әле бу эшнең башы гына. Район буенча барлыгы 100 гектарга якын мәйданга агач утырту планлаштырыла, - ди Сабабаш урманчылыгының участок мастеры Рәис Шәкүров.

«Урманны саклыйк!» Бөтенроссия акциясе РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте, Гомумроссия халык фронты («ГХФ яшьләре») ярдәме белән үткәрелә. Быел ил күләмендә 70 миллион төп агач утыртырга планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев