Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре "Грамоталы бул" дигән темага лингвистик викторина үткәрделәр

8 нче сентябрь көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре Халыкара грамоталылык көне һәм татар язучысы, журналист Илдар Низамовның 85 яшьлек юбилее уңаеннан "Грамоталы бул" дигән темага лингвистик викторина үткәрделәр. Нәрсә ул грамоталылык? Белемле кеше нинди булырга тиеш? Бүгенге чара нәкъ менә шушы төшенчәләрне ачыклаудан башланды.

Лингвистик викторина барышында балалар төрле биремнәр үтәделәр: сүзләрдә басымны дөрес итеп куйдылар, фразеологизмнар таптылар, сүзтезмәләргә антонимнар сайладылар һәм башкалар. Тел белгече, язучы, журналист, филология фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе Илдар Мәлик улы Низамов башкарган хезмәтләре аша бик күпләргә үрнәк булып тора. Оештыручылар балаларга аның биографиясе турында сөйләделәр һәм "Бөртектән - көшел" китабы белән таныштырдылар. Чара ахырында балалар яхшы укырга, дөрес язарга һәм белемле, уңышлы кешеләр булырга өйрәнергә сүз бирделәр.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев