Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдән эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре үзләре хезмәт күрсәткән зоналарда 5 кешенең мәетен судан алганнар [+фото]

Июньдә, июль башында салкынчарак булса да, җәй барыбер үзенекен итте: бездә дә су керерлек эссе һава торышы урнашты.

Температура әле дә 30 градус тирәсендә тора. Шуңа да эсселектән су коенып арынырга теләүчеләр  күбәйде. Байлар Сабасында яшәүче 2004 елгы егет 6 июльдә шундый ният белән үзе яшәгән торак пункт янындагы сулыкка килә. Әмма биредә су коену тыелган була. Ягъни сулык “Татарстан Республикасы территориясендәге су объектларында кеше гомерен саклау кагыйдәләре”нә җавап бирми. Моны “Коену тыела” кисәтү билгесе дә раслый. Нәтиҗәдә егеткә Саба муниципаль районы башкарма комитетының җәмәгать тәртибе эшчәнлеген тәэмин итү белгече тарафыннан беркетмә төзелә һәм материаллар судка җибәрелә. Мәхкәмәдә аңа Административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы кодексының 3.10нчы статьясының 1нче бүлеге нигезендә гаепләү белдерелә һәм җәза чарасы итеп кисәтү билгеләү турында карар чыгарыла. Шулай ук Мишәбаш авылы янындагы буада су коенучыга карата да эш кузгатылды.

 Соңгы вакытта республикабызда суга батучылар саны көнләп түгел, сәгатьләп арта. Быел, мәсәлән, Шәмәрдән эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре үзләре хезмәт күрсәткән зоналарда 5 кешенең мәетен судан алганнар. Шуның берсе – Саба районындагы сулыкта. Кичә коткаручылар Бөрә буасы яр буенда да ир-ат киемнәре табылуы факты буенча да эзләү чаралары үткәрделәр.

Буа трал ярдәмендә аркылыга-буйга тикшерелде. Әлеге факт буенча эшкә полиция, оператив хезмәткәрләр дә җәлеп ителде. Бәхеткә, суга батучы мәете табылмады. Кемдер киемнәрен әллә онытып, әллә шаярту өчен калдырып, машинасына утырып киткән булып чыкты.

“Билгеле, эзләүгә көч сарыф ителде, әмма фаҗига булмавы безгә кадерлерәк. Кеше йөзә белмәүдән түгел, куркудан паникага бирелүе аркасында бата башлый. Бу очракта аркага ятып, кулларны киң итеп җәеп, тынычланырга кирәк. Көзән җыера калса, шул урынны чеметү ярдәм итәчәк. Тагын да яхшысы, тыелган  сулыкларда коенмау”,– ди отряд начальнигы Дамир Хәлиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев