Шәмәрдән лицееннан шөпшәләрне коткаручылар куган
Район яңалыклары

Шәмәрдән лицееннан шөпшәләрне коткаручылар куган

Бөҗәкләр Ф.Кәрим урамындагы 2 нче бинаның кәрнизендә оя үргән булган.

Татарстанның Саба районында коткаручылар Шәмәрдән лицееннан шөпшәләрне куган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Шөпшә оясын Ф.Кәрим урамындагы 2 нче бинаның кәрнизендә тапканнар. Бөҗәкләр агрессив булган.

4 нче зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре ояны кәрниздән алганнар һәм урманга илткәннәр.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев