Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдән юлында авария

Районда 7 майда балигъ булмаган бала катнашында юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. Кырбаш авылында яшәүче 1998 елгы В. төнге 00.30 сәгатьтә "ВАЗ 21093” автомобилендә Шәмәрдән–Мичәнбаш юлыннан барганда, тиешле тизлек режимы сайламау аркасында, идарәне югалтып юл читенә төшеп әйләнә.

Нәтиҗәдә тән җәрәхәтләре алган пассажир – 18 яше тулмаган студент кыз Саба хастаханәсенә китерелә. Аның җилкә сөяге сынып, урыннан күчә. Транспорт белән идарә итү таныклыгы да булмаган В.га административ җаваплылык турында эш кузгатылды. ЮХИДИнең район бүлекчәсе йөртүчеләрнең үзизоляция режимына үзгәрешләр кертелгәннән соң транспорт хәрәкәте интенсивлашкан чорда юлларда аеруча игътибарлы булуларын сорый.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев