Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә “Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясе

Август аеның матур бер көне безне бик тә изге һәм күркәм дә булган чарага җыйды.

 

Август аеның матур бер көне безне бик тә изге һәм күркәм дә булган чарага җыйды. Ул – “Мәктәпкә җыенырга булыш!” дип исемләнгән хәйрия акциясе. Тиздән мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Әлеге акция кысаларында, ел саен аз керемле гаиләдә укучы балаларга бик зур ярдәм күрсәтелђ Быел да 24 оешма җитәкчеләребез, иганәчеләребез зур ярдәм күрсәттеләр. Беренче класска баручы 95 укучыны Саба муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов котлады. Әлеге чара Шәмәрдән лицеенда уздырылды.

Нәниләребез, шушы иң мөһим көннәрендә, без – өлкәннәр тарафыннан үзләренә карата кайгыртучанлык, юмартлык, игьтибар тойсыннар, һәрвакыт йөзләре көләч булып, җылыбызны тоеп яшәсеннәр дигән теләктә калабыз.

Гљлшат Гыйльфанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев