Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә спорт бәйрәме уздырылды

Шәмәрдәндә Бөтенроссия Физкультурниклар көненә, Саба муниципаль районының 90 еллыгына һәм ТАССР оешуның 100 еллык юбилеена багышланган спорт бәйрәме (чарасы) уздырылды. Ярышлар программасы бик зур иде: йөгереш, турникта күтәрелү, сыгылу, гер күтәрү, волейбол.

Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укытучылары көче белән "Культура" дип аталган команда оештырылды. Команда әгъзалары: Харрасов Р.С. (укытучы), Фәтхуллин А.А. (укытучы), Харрасов Мурат һәм Каюмов Фәннүр (шушы мәктәпне тәмамлаган укучылар).

Ярышларда "ТАТТРАНСГАЗ", "ЯШЬЛЕК" ЯҮ МБУ командаларын җиңеп, "КУЛЬТУРА" командасы волейбол спортында лаеклы рәвештә 1 нче урынны яулады. Җиңүчеләр Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Н. тарафыннан грамота һәм акчалата приз белән бүләкләнделәр.

Командыбыз "Культура" ны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев