Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Шушы яктан, шушы туфрактан без! ”

8 март көнне Юлбат мәдәният йортында Рәхимулла оныкларының “Шушы яктан, шушы туфрактан без! ”дип исемләнгән зур бәйрәм концерты узды.

Бер-берләре белән якыннан аралашу, нәсел бәйләнешләрен ныгыту теләге уянган оныкларның иң өлкәннәре бер гөлнең ике ботагы, бер кошның ике канаты сыман таралып гомер кичерүче туганнарын бергә җыйды. Концерт – очрашуда күңел түрендә булган иң кадерле туганлык җепләре темасы күтәрелде, нәсел шәҗәрәсе барланды, истәлекләр яңартылды. Бәйрәм чарасы барышында бу нәселнең шәҗәрәсен төзегән Галиев Наил Тимергали улына да барлык оныклар исеменнән рәхмәт сүзләре әйтелде. Нәселнең шәҗәрәсе, Рәхимулла оныклары тормышларының төп вакыйгалары, эчтәлекле презентациядә күрсәтелде.

Концерт бер тында үтте. Һәрбер чыгышны тамашачылар бик җылы каршы алды , шушы матур кичәдән якты тәэсир, яхшы кәеф алып таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев