Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сигез сөтлебикә файдалырак

Олы Шыңар авыл җирлегендә 40тан артык гаилә 3әр һәм аннан да күбрәк сыер тота. Җирле үзидарәләрнең еллык хисапларында гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларны алып бару юнәлешендәге эшчәнлегенә дә зур урын бирелә. Әгәр халкы мал асраудан бизмәгән икән, авыл җирлеге Советының да эше күренә. Шәхси хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү артып, маллар саны кимемәсә, бу җирле үзидарәләрнең эшчәнлеген бәяләү индикаторында уңай чагылыш таба.

Элек татарда “сигез сыер асраганчы, симез сыер асра” дигән гыйбарә еш әйтелгән. Ә хәзер, киресенчә, сигез сыер асрау файдалырак икәнлегенә инанучылар шактый. Әйтик, Кече Шыңар авылында Гайнановлар һәм Гайнетдиновлар икесе дә ихаталарында нәкъ шулкадәр сыер малы тоталар. Алар әле бакчаларыннан бер-берләренең ничек кайнашканын күреп торган күршеләр дә. “Сигез сыерны инде хәйраннан, ялгышмасам, җиде-сигез ел асрыйбыз. Бозау-таналарны да исәпләсәң, 20 баш малыбыз бар. Бозауларны кышлатып чыгарабыз. Сыерлар балаларга карап артты диимме соң. Дөресрәге, хайваннарны яратканга күрә күбәйткәнбездер. Бер абзарга чыккач, берне дә, бишне дә карыйсың бит. Иртән сәгать 4тә торабыз. Ике саву аппаратыбыз бар. Ул арада сөт җыючы Ленур Биктимеров та килеп җитә. Акчасын 15 көн саен алабыз. Кыш көне бәя артты, литрын 21 сум 50 тиенгә сатабыз. Әмма хәзер сыерлар ташланган вакыт шул. Җәйге айларда 15 көнгә 2 мең литр тирәсе сөт тапшырабыз. Терлек азыгын сатып алабыз, кыш чыгарырга 20 тонна фураж кирәк. Әлбәттә, азык тупларга шәхси «КамАЗ»ыбыз булуы зур ярдәм итә”,– дип сөйли Энҗе ханым.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X