Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шимбә кичендә Сабаның «Гаилә паркы»нда Олы Кибәче авыл җирлеге үзешчәннәре кичке уен оештырды

Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан оештырылган чарада Олы һәм Кече Кибәче, Төбәк авылы үзешчәннәре һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.

Үзләре генә уйнап калмады, билгеле, мәйданга тамаша карарга килгән халыкны да уеннар эченә бөтереп алып кереп киттеләр. Татар халкының яратып уйный торган "Наза", "Гөлбану", "Яулык салыш", "Без, без, без идек", "Капкалы", "5 парлы", "Кәрия, Зәкәрия", "Ал кирәк, гөл кирәк" уеннарын искә төшерделәр. Милли җырлар яңгырады, бию көйләренә аяклар талганчы биеделәр, уеннарда оттыручыларга төрлечә "җәза" биреп, үзләренең генә түгел, тамашачыларның да кәефен күтәрделәр.Бәйрәмне карарга килүчеләр шимбә кичен әнә шулай милли моңнарыбыз, шаян да, моңсу да җырларыбызны искә төшереп, рухи ял алып үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев