Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Син яшәдең, сөйдең, яшьнәдең!”

“Ихлас” нәшриятында Саба районы мәгариф бүлеген җитәкләгән, Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы Шамил Зиннур улы Зиннуровка багышлап “Син яшәдең, сөйдең, яшьнәдең!” дип исемләнгән китап басылып чыкты. Аның һәр бите төсле, калын тышлы материалдан эшләнгән, иллюстрацияләргә бай.

Китапта Шамил Зиннуровның тормышы, иҗат юлы, истәлекләре һәм фотографияләре, бергә эшләгән хезмәттәшләренең, танылган шәхесләрнең язмалары урын алган. “Әти турында китап чыгару безнең гаиләнең  күптәнге хыялы  иде. Әти мәгариф өлкәсендә хезмәт куйганда, аның турында газета битләрендә  күп  кенә  язмалар  дөнья күрде. Ул якты дөньядан киткәч, шулай ук газеталарда, интернет киңлекләрендә  аның турында  язмалар бирелде. Әлеге китапны  чыгаруда үз өлешен  керткән һәр кешегә рәхмәт  сүзләрен җиткерәсе  килә”,– диелә  китапка төзүче-автор Алия Гайфуллина (Зиннурова)   язган кереш   сүздә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев