Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

СӘЛАМӘТЛЕК КАНИКУЛДА НЫГЫЙ

Жәйге каникулда укучыларның сәламәтлеген ныгыту максатында төрле чаралар күрелде. Район үзәк хастаханәсенең педиатрия бү­ле­­гендә 29 июльдән балалар өчен «Сәламәтлек» төркеме эшли башлады.

Төркемдә аз керемле, күп балалы, социаль яктан авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 13 яшькә кадәрле 10 бала 7 августка кадәр сәламәтлеген ныгыта. Укучылар көнне иртәнге аштан соң спорт инструкторы Азат Вәлиуллин җитәкчелегендә «Олимп» стадионында файдалы кү­негүләрдән башлыйлар. Аннан төрле дәвалану-диагностика процедурала­ры дәвам итә. Һәрберсе махсус билгеләнгән сәгате белән массажга, электр белән дәвалау чараларына, уколларга баралар. «Беренче чиратта авыр хәлдәге гаиләләрдән, опекунга алынган, сәламәтлегендә тайпылышлар булган балаларны чакырырга тырышабыз. Төп максатыбыз – яңа уку елына балаларның сәламәтлекләрен ныгыту, физик яктан тернәкләндерү. Биредә һәрберсе витаминнар, массаж, кыскасы, комплекслы дәвалану ала. «Сәламәтлек» төркеменең психологик киеренкелектән арындыру өчен дә роле зур. Бер-берләре белән аралашалар, дөньяны танып белү осталыгы арта, башкалар белән аралашып дөньяга карашлары үзгәрә. Араларында зур стресс кичергән балалар да бар, алар өчен психологик яктан әһәмияте зур. Иң мөһиме – балалар сәламәт булсыннар, авырмасыннар», - ди педиатрия бүлеге мөдире Диләрә Хафизова. Педиатр әйтүенчә, сәламәтлекләре ягыннан тикшеренүләр таләп ителсә, алар табибларга консультациягә җи­бәрелә, өстәмә анализлар алына, инструменталь тикшеренүләр (ФГДС, УЗИ) узыла. Кыскасы, биредә ял итәргә дә, сәламәтлекне ныгытырга да мөмкинлекләр җитәрлек. Әлбәттә, укучыларның иң яраткан урыны – уен бүлмәсе. Дәвалану процедуралары тәмамланганнан соң укучылар белән гимназиянең музыка укытучысы Рәзинә Абдуллина шөгыльләнә. Биредә төрле тренинглар үтә, җыр-биюле уеннар, музыкаль инструментларны тану күнекмәләре, тәрбияви чаралар уза. «Балалар бик активлар, җырларга-биергә яраталар. Мин алар белән 12.30 дан 14.00 сәгатькә кадәр, яңадан 16.30 дан 17.30 кадәр шөгыльләнәм. Кичке якта саф һавада булабыз», - ди укытучы. Сабадан гына булганнар да төнгә өйләренә кайтмыйча, биредә иптәшләре белән куна калалар икән. Балаларга биредәге тормышның ошавын балкыган күзләре үк әйтеп тора. Йөзләре шат, кәефләре күтәренке, сәламәтлекләре яхшы. Алдагы тормышлары да гел шулай була күрсен!

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев