Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Сәламәтлек сәгате

    Сәламәт тәндә - сәламәт акыл. Яшь барган саен сәламәтлеккә аеруча игътибар итәргә кирәк. Иләбәр авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре өлкәннәр белән берлектә сәламәтлек сәгате уздырдылар. «Дару кабарга ашыкма» дигән исем астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Эзмә авылы фельдшеры Шәйхетдинова Гөлназ «Сәламәт яшәү серләре» дигән темага доклад укыды. Соңыннан яңа кайткан спорт инветарьлары белән фитнес сәгать үтте.

    Фото: saby.tatarstan.ru

    Чыганак: saby.tatarstan.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: