Сәләт-Саба аланы сменасының санаулы көннәре калып бара
Район яңалыклары

Сәләт-Саба аланы сменасының санаулы көннәре калып бара

Сәләт-Саба аланы үз эшен дәвам итә. Аланда көн дә балалар өчен кызыклы чаралар алып барыла.

Шәхес буларак үсешкә китерә торган мастер класслар, төрле формадагы әңгәмә - дәресләр, кызыклы очрашулар. Мәсәлән, Альберт Нурминский белән булган очрашу да балаларга бик ошады. Балалар аңа шоу-бизнес өлкәсенә караган кызыклы сораулар бирделәр, сөйләшү алып бардылар. Һәм ул очрашуга нәтиҗә ясап, сәлкешләргә үзенең бик күп матур җырларын бүләк итте. Ә әйдаманнар сәлкешләр өчен мавыктыргыч кичке чаралар әзерлиләр. Балалар вакытны файдалы һәм кызыклы үткәрәләр.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru


Нет комментариев