Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сәнгать мәктәбендә “Йолдызлар чаткысы” бию бәйрәме узды

10нчы май көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә мәктәп күләм «Йолдызлар чаткысы» бию фестиваль-конкурсы узды. Бәйрәм халыкара бию көнен билгеләп үтү һәм 5нче сыйныф укучыларының “Концерт номерларын сәхнәгә кую осталыгы” предметыннан имтихан тапшыруга багышланган иде. Чарада барлыгы бию бүлегенең 150дән артык укучысы катнашты. Чыгышларда милли халык биюләре, заманча, тематик биюләр урын алды. 4,5нче сыйныф укучыларының үзләре иҗат иткән, сәхнәгә куйган номерлары тамашачылар тарафыннан алкышларга күмелде. Бәйрәм югары дәрәҗәдә үтте.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев