Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

СҮНМӘС УТЛАР ХӘТӘР ҖИЛЛӘРДӘ

22 декабрь – Россиядә энергетиклар көне эшчән­лекләре яшәешебез өчен бик мөһим булган һөнәр ияләре турында язу өчен менә дигән форсат. Без, хәзерге тормышны электрдан башка күз алдына да китереп булмый, дип еш әйтәбез.

 –Бу, чыннан да, шулай,– ди  “Челтәр компаниясе“  акционерлык җәмгыятенең Саба районы филиалы җитәкчесе Илгиз Талипов.–  Коллектив  кулланучыларны бер  минутка да электрсыз калдырмау максаты белән  эшли  һәм моңа  нигездә  ирешелә дә. Энергетик һөнәре җаваплы һәм катлаулы, бу юнәлешне сайлаганнарга  таләп югары дәрәҗәдә  куелган. Һәркемгә профес­сио­нальлегеннән чыгып бәя бирелә, без ул  яктан һәм хезмәтне  саклау таләпләрен  үтәүдә Алабуга зонасында  алдынгы  урыннарда.

  Җитәкче   сүзләрен эш   күрсәткечләре дә раслый. Әгәр 2017 елда  7,48 километр югары  көчәнешле, 6,28 километр 0,4 кВ.лы линияләргә капиталь ремонт үткәрелмәсә,   максатчан программа буенча  12 трансформатор   алыштырылмаса,  төрле  көчәнешле 1500  километрга  якын линиягә вакытында техник карау үткәрелмәсә, утлар сүнми янар идеме икән? Бер генә факт: әгәр декабрь башындагы бозлы  яңгыр  моннан 20 ел элек булса, көне буе  утсыз торасы булганбыз.  Агымдагы елда технологик тоташтыру буенча 233 килешү төзелүе яңа  йортлар, объектларда электр кулланучылар артуы турында   сөйли. Контролерлар да уяу. Алар электр урлауларны  ачыклау  максатында 48 рейд үткәргән, токны учет приборларсыз кулланучылар  ачыкланып, “Челтәр компаниясе”нә  килгән 646 мең сум зыян кире кайтарылган.  Энергетиклар осталыгын  арттыра бара, мәсәлән, мастер Марсель Фатыйхов бригадасы (Эльмир Вәлиев, Марсель Гайсин, Илдар Фатыйхов, Рөстәм Сәйфуллин) яңа  алымга  – 0,4 киловольтлы линияләрдә токны аермыйча  гына эшләргә өйрәнгән. Нәтиҗәдә кулланучыларга энергия бирү бер минут та тукталып тормый...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев