Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Социаль хезмәткәрләрне котладылар

8 июнь- социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә хезмәт куючылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

 Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан, тантаналы чара узды. Әлеге өлкәдә хезмәт куючыларны игелекле һөнәр ияләрен район социаль яклау идарәсе начальнигы Лилия Гайнетдинова, Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты директоры Рөстәм Равилин, Лесхоз картлар-инвалидлар йортының элекке җитәкчесе Илһам Нургалиев котлады. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан интернат-йорт хезмәткәрләре өчен бәйрәм концерты оештырылды. Бәйрәм барышында  хезмәт алдынгыларына грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев