Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Соңгы кыңгырау» соңрак чыңлаячак

Пандемиягә бәйле вәзгыять бөтен өлкәләргә кагылса да, аеруча мәгариф системасына нык үзгәрешләр кертте. 2019-2020 уку елының дүртенче чиреге тулаем дистанцияле рәвештә укытылып, 23 майда I-VIII сыйныфларның укулары тәмамланды. IХ-XI сыйныфларның дәресләре 30 майга кадәр дәвам итә­чәк.

undefined«Татарстанның Мәгариф министрлыгы тарафыннан «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен 30 майга кадәр үткәрү турында күрсәтмә бирелде. Башка еллардан аермалы буларак ул быел районыбызда үзенчәлекле шартларда – дистанцияле рәвештә узачак. 30 май көнне 9.00 сәгатьтә барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын, әти-әниләрне онлайн форматтагы («Zооm платформасы аша») «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә дәшеп калабыз. Аз комплектлы мәктәпләрдә барлык укучылар да катнашып, бәйрәм бөтен мәктәп күләмендә үтә. Укучылар саны күп булган мәктәпләрдә интернет ресурсларның көче җитмәсә, онлайн-бәйрәм аерым сыйныфлар катнашында гына үткәрелер дип планлаштырыла. Боларны “Zооm” платформасының мөмкинлекләре хәл итәчәк», - ди район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эше буенча урынбасары Гөлнар Шәфыйкова. Идарә белгечләре әйтүенчә, чыгарылыш сыйныфларга район җитәкчелегенең котлаулары видеоформатта тәкъдим ителәчәк, бәйрәм рухы компьютер экраннары аша тудырылачак. Кыскасы, гадәти булмаган, үзенчәлекле «Соңгы кыңгырау» 124 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы тапкыр яңгырый. 346 укучы IХ сыйныфны тәмамлый.

Район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре әйтүенчә, әлегә Бердәм Дәүләт имтиханнары буенча төгәл рәсми аңлатмалар юк. Россия Президенты Владимир Путин үзенең мөрәҗәгатендә ХI сыйныфларның Бердәм Дәүләт имтиханнарын 29 июньнән дә алда булмаслыгы турында игълан иткән иде. ТР мәгариф министрлыгы җәйге лагерьларга июль аенда гына эшли башларга дигән тәкъдимен җиткерде.

«Каникул чорында 14 яше тулганнарны төрле оешма-предприятиеләргә эшкә урнаштыру быел да планлаштырыла. 1июньнән әти-әниләрнең рөхсәте белән укучылар төрле өлкәләрдә хезмәткә өйрәнәчәкләр. Эшкә урнашучыларның күбрәк өлеше июль, август айларына туры киләчәк», - ди Гөлнар Шәфыйкова.

Илмира Галимуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X