Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Спартакиаданы сабалылар отты

Узган җомга-шимбә көннәрендә «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбе базасында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы булды. Ярышларга республиканың 16 районыннан командалар килгән иде.

Барысы 40 уен үткәрелеп, Саба  командасы  финалга  чыкты. Беренчелек өчен көрәштә волейболчыларыбыз Мамадыш командасын 2:0 исәбенә җиңүгә ирештеләр. Шулай итеп, күршеләребез 2нче  урынга калды. Өченче  урынны Кама Тамагы муниципаль районы командасы  алды. Призерларны бүләкләү тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Марат  Ишниязов, Татарстан Республикасы «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Видади Мәхмүдов һәм башкалар катнашты.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X