Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Суд абруе – гадел хөкемдә

2019 ел тарихи вакыйгаларга бик бай булды. Шуларның берсе – “Татарстан Республикасы җәмәгать юстициясе” Законына 20 ел тулу. Әлеге закон җәмәгать хөкемдарларының хокукый статусын һәм суд участокларының чикләрен билгели. Татарстанда җәмәгать судлары турында закон 1999 елның 17 ноябрендә кабул ителгән иде.

2019 елда да суд системасына яңалык буларак, сентябрьдән суд эшләрен башкаруга, суд системасын реформалаштыруга бәйле  үзгәрешләр көченә керде. Ягьни беренче һәм аппеляция инстанциясендә граждан һәм җинаять эшләре аудио беркетмә рәвешендә дә алып барылырга тиеш. Шулай ук махсус “бүлүче модуль” компьютер программасы ярдәмендә эшләрне  судьяларга бүлү кертелде. 2019 елның 1 октябреннән кассация һәм апелляция судлары үз эшләрен башлап җибәрде. Безнең төбәк, ягъни Татарстан Республикасының барлык судларының кассация эшләре Самара өлкәсендә урнашкан Алтынчы кассация судына тапшырыла. 2019 елда судлар тарафыннан барлыгы 3915 эш каралды. Шуның 888е район судына,  3027се җәмәгать судьяларына бирелде. Каралган эшләрнең саныннан ку­ренгәнчә, җәмәгать судьяларын булдыру бик кулай динамика күрсәтә. Димәк, җәмәгать судлары халыкка тагын да якынайган һәм гражданнарның бәхәсенә законлы рәвештә чишелеш табу мөмкинлеге тудыруда максатка ирешелгән.     

Район судында 62 җинаять эше каралып, хөкем ителүчеләрнең 43енә җәза бирелде. Ирегеннән 11 җинаятьче мәхрүм ителде, 17се туктатылды, 2се кабат тикшерү өчен прокуратурага кайтарылды, 12 кешегә җәза шартлы рәвештә бирелде. Туктатылган җинаять эшләре буенча суд тарафыннан билгеләнгән суд штрафлары 129000 сум тәшкил итте. Шулай ук үткән ел дәвамында Саба район суды тарафыннан 800 граждан һәм административ эшләр каралды.

Җәмәгать судьяларының эшчәнлегенә килгәндә, ике суд участогында каралган 3027 эшнең 48е – җинаятькә, 1403е гражданлык эшенә,  1459ы административ хокук бозуларга  кагылышлы   иде. Аларны  анализласак, профилактика эше алып баруга карамастан, исерек килеш руль артына утыручыларны кимемәве    күренә. 2019  елда 117 кеше руль артына аек түгел рәвештә утырган. Моннан тыш 20 се кабат исерек рәвештә рульгә утыру сәбәпле җинаять җаваплылыгына тартылды.

Бу кадәр күп күләмдә каралган эшләрне тәртипләп, закон һәм инструкция кысаларына туры килерлек итеп каралган эшне тәмамлаучыларның да эшләрен бәяләп китик. Район суды һәм җәмәгать суды аппаратында 12 хезмәткәр эшли. Алар килгән запросларга җавап язу, килгән кешеләрне кабул итү, каралган эшләрне туплап, архивка тапшыру кебек эшләрне башкаралар. Аларның һәрберсе үз эшенең остасы.

Судьялар  чыгарган  һәр  карар артында – кешеләр язмышы. Саба районы суды  үзенең  гадел    булуы, эшчәнлеген югары дәрәҗәдә алып  баруы  белән  республикада абруйлылардан санала. Суд эшчәнлегенең  мәгълүмати ачыклыгын тәэ­мин итү, суд тикшерүенең  җә­мәгатьчелеккә   билгеле  булуы принциплары да   саклана. 

Рәдис Хәлимов,Саба районы суды администраторы

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев