Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сыерчыкларга – өйнең яхшысы

Гөрләвекләре, сыерчык бураннары, кояшлы көннәре белән көтеп алган яз да җитте. Күпләр, халкыбызның яхшы гадәтен искә төшереп, сыерчык оялары ясады һәм аларны урнаштырып та куйды. Ояны, әлбәттә, кибеттән дә алырга була, үзең ясарга да мөмкин. Әгәр дә сез канатлы дусларыбызга ярдәм итәргә телисез икән – шуны истә тотыгыз: беренче чиратта - оя кошларга яшәү урыны, аннары соң гына бакчаны бизәү чыганагы.

Ояны төрле материаллардан ясар­га мөмкин. Мәсәлән, пластик шешәләр. Ләкин пластик һава кертми, кояш нурларыннан кошлар пешә, ә суыкта туңа. Фанера оялар шулай ук җылы сакламый. Җитмәсә, фанераны төрле химик җилемнәр кулланып ясыйлар, кошларга зыяны булырга мөмкин.

Иң кулай материал – агач так­талар. Ылыслы агачларны кулланмаска киңәш итәләр, сыткысы чыгып кошлар ябышып калырга мөмкин. Иң кулае – каен, усак, имән, зирек агачлары. Орнитологлар кушуынча, ояларны 2-3 см калынлыкта такталардан ясарга, агачны эшкәртмәскә кирәк. Биг­рәк тә эчке стеналар кытыршы булу зарур –кошларга оя эчендә хәрәкәтләнергә уңайлы. Әлбәттә, эшкәртелмәгән такта матур түгел, ләкин аннан ясаган оя кошларга күбрәк ошый. Истә тотыгыз, кошлар шундук сезнең ояга кереп ояламаска мөмкин, яңа йортка ияләнү шактый вакыт ала.

Оя сатып алганда яки ясаганда нәрсәгә игътибар итәргә соң? Беренчедән, үлчәме дөресме? Артык зур да яки тар да булмасын. Төбенең яклары 15-20, биекле 35 сантиметр булса җитә. Оя тишегенең әйләнәсе -3-4, тишек алдындагы таяк 4-5 сантиметр булырга тиеш. Икенчедән, ояның тишеге дөрес урындамы? Өске яктан 9-10 см төшкәч ясалган булырга тиеш. Соңгы вакытта тишек уртага ясалган оялар күрергә туры килә. Бу дөрес түгел. Оя кошларның балаларын ерткыч кошлардан һәм мәчеләрдән саклау урыны. Ояга мәче тәпиен тыккач, ул төптәге нәни кошчыкларга җитмәскә, оя тишегенә ерткыч кошларның башы сыймаска тиеш. Өченчедән, ояның кыегы азрак чыгып торуы. Ул кош балаларын кар-яңгырдан, мәчеләрдән саклый. Дүртенчедән, түбәсен ачып чистартып буламы? Чистартып торган ояларны кошлар бигрәк тә ярата. Ояны иске чүпләрдән чистарту авырулардан да саклый.

Аны әле дөрес итеп элә дә белергә кирәк. Ояны куркынычсыз һәм җайлы урынга (кошлар өчен) эләбез. Җир өстеннән 3-5 метр биеклектә, авызын җилләр азрак исә торган якка каратып, башка оялардан ераккарак, азрак күләгәле урынга, якында агач ботаклары булмаган кәүсәгә элсәгез шәп. Агачларны да җәрәхәтләмик, бары тик тимер кыса белән беркетсәк яхшы булыр. Оя аз гына алга иелеп торса кошларга аннан чыгу җиңел була.

Күрәсез, сыерчык оясы элү – үзе бер һөнәр. Нюанслары бар. Шулай да, иренмичә, кошларның кайтуын дөрес итеп ясалган һәм эленгән оялар белән көтик. Безне матур җырлары белән сөендерсеннәр, бак­чаларыбызны кортлардан арындырсыннар.

Алсу Юнысова, Шәмәрдән “Теремок” балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев