Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сыерларга да эссе – сөтләре кими

Узган жомгада район башлыгы Рәис Миңнеханов “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенең Йосыф-Алан фермасы базасында район хуҗалыклары җитәкчеләре белән терлекчелектә 2020 елның беренче яртысы йомгакларына багышланган киңәшмә үткәрде.

undefinedТармакның гыйнвар-июнь айларында эшчәнлегенә анализны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин ясады. Бер үк диярлек шартларда эшләүче фермаларның күрсәткечләре төрле булуы экранга чыгарылган слайдларда да ачык күренде. Гафур Хәсәншин үзенең чыгышында алдынгылар тәҗрибәсендә кайбер хуҗалык җитәкчеләре күреп бетермәгән резервларның ачык чагылуын ассызыклады. Җәй – мул продукция чоры булып саналса да, июльдә башланган эсселек сыерлардан сөт алу күләменең кимүенә китергән. Район бер көнгә 2 тоннадан артык продукция югалткан. Әйтик, Шыңар сөт комплексында (ПМК робот) 10 июльдә сөт аннан алдагы көн белән чагыштырганда 863 килограммга, “Тимершык”та – 137, “Игенче”дә – 505, “Мичән” бригадасында 349 литрга кимрәк савылган. “Хуҗалыкларның яшәеше терлекчелектән күбрәк акча кереме булдыруда”,– диде Гафур Хәсәншин һәм әле эсселекнең дәвам итәчәген искәртеп, сыерларның бозаулавы һәм ашатуны яхшырту (шул исәптән шартлар булган урыннарда төннәрен кардаларга чыгарып ашату) исәбенә сөт савып алуны арттыру мөмкинлеге барлыгына басым ясады. Мисалга, “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында июнь аенда 115 бозау алынган, мөгезле эре терлекләрнең тәүлеклек үсеше 1000 граммнан арткан. Нәтиҗә күз алдында: 1 июльгә һәр сыердан 3,6 килограммга (2019 ел күрсәткеченә карата) күбрәк сөт савылган. Район башлыгы сөт алуны киметкән ху­җалыклар җитәкчеләреннән мо­­­ның сәбәпләрен ачыклап, ким­челекләрне бетерү өчен ашыгыч чаралар күрергә кушты. Һава температурасы 40 градуска якынлашкан шартларда торакларда микроклиматны оптималь дәрәҗәдә тоту өчен нинди мөмкинлекләр бар, шуларны эшкә җигү мөһим. Хуҗалыкларда эсселеккә каршы нинди чаралары күрелә – монысы идарәнең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Раиф Харисов әзерләгән материалда күрсәтелде. Бүген, мәсәлән, кайбер хуҗалыкларда сыерларны “душка” кертә башлаганнар (моны Йосыф-Алан фермасында да күрдек). Өстәмә җилләндерү өчен капкаларны, ишекләрне, ян-як диварларны, әгәр мөмкин булса, түбәдә вентиляция тишекләрен дә ачарга кирәк. Әмма кайбер торакларда ачыла торган тәрәзәләр дә юклыгы, хәтта тиреснең дә чыгарылмый калган көннәре булуы әйтелде. Киңәшмәнең семинар өлешендә хуҗалык җитәкчеләре яңа төр дикслы сенаж таптаткыч, Йосыф-Алан фермасының яшь бозаулар торагы, катнаш азык ясау тегермәне белән таныштылар. Район башлыгы сыерлар чыгарыла торган карданы күреп, аларның барлык хуҗалыкларда да яңгыр сулары җыелып тормаслык итеп тигезләргә кушты. Моның өчен бер атна вакыт бирде. Үтәлеше тикшереләчәк.

Терлекчелектә яртыеллык йомгаклары, әлбәттә, җитәкчеләрне җыеп сөйләшүгә генә кайтып калмаячак. Идарә начальнигы билгеләп үткәнчә, традицион слет быел, коронавирус вәзгыятенә бәйле рәвештә август ахырына калырга мөмкин яисә башкачарак форматта уздырылачак. “Көтәбез инде терлекчеләр бәйрәмен. Хезмә­теңне бәяләнгәнен күрәсе килә”,– ди­де безгә Йосыф-Алан фермасында 3 хезмәттәше белән бер сыердан 23әр литр сөт савучы Нурфия Нуретдинова.

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/rayon/esselekne-syerlar-da-avyr-kicher-stne-kimet

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев