Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Сәйлән”дә чәк-чәк пешерделәр

“Чәк-чәк белән каршылау матур гадәт ул бездә! Шушы татлы ризыктан авыз итегез Сез дә”.

Шәмәрдән балалар китапханәсе каршындагы “Сәйлән” клуб берләшмәсенең чираттагы бәйрәм чарасы әнә шундый шигъри юллар белән башланып китте.

Китапханә мөдире Резеда Галиәкбәрова «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә “Татар халкының аш-су серләре” дип исемләнгән мастер-класс оештырды. Әлеге чараның максаты - балаларны татар халкының милли ризыклары белән таныштырып, татар халык ашлары аша тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә, йолаларыбызга карата ихтирам хисе тәрбияләү. Бәйрәмебез татар милли ризыклары: чәк-чәк һәм талкыш-кәләвә татып карау белән башланды. “Татар халык ашлары” презентациясе ярдәмендә балалар татар халкының нинди кунакчыл булуын, аш-суының туклыклы, гади, телне йотарлык тәмле, файдалы, төрле булуын белделәр.

“Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованың “Тәрбия баскычлары” фильмыннан алынган “Ашау әдәпләре” өзеге балаларга сәхнәләштереп күрсәтелде. Аннан соң “Өстәл артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” уены уйнатылды. Кунак булып чарага “Аю белән кыз” әкиятеннән Аю килде. Балалар Аю алып килгән төрледән-төрле татар милли ризыкларының исемнәрен, үзенчәлеген өйрәнде. Резеда Вәлиеваның “Ашлар солтаны” шигыре аша балалар икмәкнең иң кадерле ризык, ашлар солтаны икәнен белде. Шулай ук аларга ипинең ничек барлыкка килүе турында презентация күрсәтелде. “Ак калач” уеныннан соң балаларга кош теле ясау буенча мастер-класс оештырылды. Балалар зур кызыксыну белән камыр җәйделәр, аннан кистеләр, ә пешкәнче үк татып та карады. Чарага чакырылган әниләр дә балаларга кош теле ясарга булыштылар, үзләренең киңәшләрен бирделәр. Кош телен балалар бакчасы пешекчеләре майда кыздырган арада “Урыныңа барып бас” уены уйнатылды, “Милли татар ашлары” китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, “Йомры икмәк” әкияте укылды, кош теле рецепты таратылды. Кош телләребез әзер булуга балалар әниләрен дә сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев