Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

СЫЙФАТ ЯГЫ АКСАМАСЫНГА

Тәнкыйть – кирәкле шәйдер. Дүшәмбе көнне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршында төзелгән сыйфат комиссиясе белән кырларда йөргәндә Г.Тукайның шул сүзләре искә төште..

Уракта комбайны дөрес көйләнмәгән механизаторларга вакытында кисәтү ясау югалтуларны киметергә ярдәм итә. Моның шулай икәнлеген рейд барышы ачык раслады. “Нырты” предприятиесенең Арташ бригадасындагы 160 гектарлы басуда борчак соң чәчелгән. Шуңа күрә кузаклы культураны суктырырга керешкәннәр генә иде әле. Илнур Зыятдинов йөрткән “Дон-1500Б”ның җыйгычы теземнәрне тулысынча алып бетермәгәнлеге ачыкланды. Нәтиҗәдә сыйфат аксый, сугылмый калган борчак урыны-урыны белән 15 процентка кадәр җитә. Артыграк та булмаса әле. Игенчегә югалту булмасын өчен җыйгычны тагын да төшерергә тәкъдим ителде. Пенсиягә чыккач та ике ел ял иткәннән соң кабат комбайнга утырган Николай Попонин техникасын әнә шулай көйләгән дә. Җыйгыч теземне камыл төбеннән үк ялмап ала, комбайн артыннан кибәк кенә кала. Яшьләргә менә кемнәрне үрнәк итеп куярга кирәк..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев