Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ТАБИБНЫҢ СҮЗЕ ДӘ ШИФА

Теш сызласа, аңкау шешеп чыкса, әлбәттә, тизрәк теш табибына барасың. Саба үзәк хастаханәсендәге теш дәвалау бүлегендә сине ягымлы хезмәткәрләр каршылап, теш сызлавын да оныттыралар.

Мин һәрвакыт үземнең яратып йөри торган теш табибы Ләйлә Шәмсиевага талон бирүләрен сорыйм. Ул үз эшенең остасы, кабинетына керү белән бар да яхшы булуына ышанасың. Чөнки Ләйлә Тимергазизовна эшен җиренә җиткереп, төгәл башкара. Кечкенәдән тәрбияләнгән ихтыяр көче, хезмәтне яратуы аңа теш дәвалау кебек катлаулы эшнең остасы булырга ярдәм иткәндер дә.

Ләйлә Шәмсиева Юлбат урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт медицина университетының стоматология факультетына укырга кергән. Уку йортын тәмамлагач (1996-2002 еллар) Казан шәһәрендәге 2нче балалар теш поликлиникасында эшли. 2010 елдан Саба үзәк хастаханәсендә авырулар кабул итә. Аңа безнең кебек олы яшьтәгеләр дә, яшьләр дә бик яратып теш дәвалатырга йөриләр. Ләйлә Шәмсиевага хезмәтендә исән-имин, хәвеф-хәтәрсез эшләвен, гаиләсендә бәхетле әни булып яшәвен телисем килә. Форсаттан файдаланып, район үзәк хастаханәсе коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйм. Хезмәтләрендә бары тик уңышлар телим.

Зәлифә Борһанова.

Саба.

Фото: https://pixabay.com | rgerber

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев