Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Табигать-тиңсез хәзинә

Кеше – табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә, бер генә минут та яши алмый. Аңа су, һава, азык –төлек, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә табигатькә мөнәсәбәт, кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк, гуманлы, шәфкатьле булырга тиеш.

Заманыбызның күренекле педагогы В.А. Сухомлинский табигатьне, әйләнә - тирә мохитне һичкайчан саекмас белем чишмәсе, матурлык, бәхет чыганагы дип  атаган. Бу чыннан да шулай. Балалар җәйге аяз көндә нурланып кояш чыгуын, бөтерелә - бөтерелә күбәләкләр очуын, ә яз җиткәч гөрләвекләр агуын күреп  олы шатлык хисе кичерәләр. Табигатьнең шушы гүзәллеген  кече яшьтән үк  күрергә, тормышка сөенергә өйрәтергә без, педагоглар, бурычлы.

Табигатьне яратырга, табигатькә сак караш тәрбияләүне ничек оештырырга соң? XXI гасыр балаларына табигать байлыкларының чиксез түгел икәнен ничек аңлатырга? Бу авыр мәсьәлә.
Кешедә экологик дөрес гадәтләрне тәрбияләү җиңел эш түгел. Матур чәчәкне өзгәч, аның һәлак булуы турында белү барыбыз өчен дә аңлаешлы хәл түгел шул. Чәчәк гомере бик кыска.

Табигать – безнең бүгенге байлыгыбыз гына түгел, киләчәгебез дә. Аның байлыгын бездән соңгы килгән буыннарга да калдыру безнең уртак бурычыбыз. Экология проблемасының үзебез яши торган җирдә тирәлектә дә чагылуы без- тәрбиячеләрдә борчылу тудыра һәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә.

Шушыннан чыгып без, 3 нче номерлы “Шоколад” балалар бакчасы коллективы, табигатебезне саклау балаларыбызга тагын да аңлаешлы, үтемлерәк булсын дип очрашуга Саба һәм Теләче районнарының табигатьне саклау  буенча өлкән белгече Билалов Ришат Мидехәт улын чакырдык. Очрашуыбыз уртанчылар төркеме әзерләгән җыр-биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды.

 Кунагыбыз исә, балаларга табигатьнең һәрбер почмагының – суларының, урманнарының, болыннарының, үсемлекләренең, хайваннарының югары дәрәҗәдә кирәк булуын җентекләп аңлатты. Балыклар сусыз, җәнлекләр урмансыз, урманнар агачсыз була алмаган кебек, кешеләр дә табигатьсез яши алмаганын бала күңеленә үтеп керерлек итеп төшендерде.

Бакчабыз ел дәвамында балаларга табигатебезне сакларга өйрәтү максатыннан әти-әниләр белән берлектә төрле экологик акциялар үткәрә. Быел да “ЭКОЯЗ” республикакүләм икеайлык конкурсында катнашабыз һәм актив эш алып барабыз. Төркемнәр арасында әти-әниләр белән берлектә эко-селфи,  эко-китапханә, эко-уенчыклар, эко- поделкалар, эко-плакатлар һәм дә инде эко-модага төрле киемнәр тегү буенча конкурс үткәрелде. Болар барысыда көнкүреш калдыкларыннан, кулланудан чыккан материаллардан эшләнде.

 Татарстан республикасының экология һәи табигать ресурслары министрлыгы инстаграмм челтәрендә “Эко-яз 2019” конкурсы үткәрде. Бакчабызның икенче кечкенәләр төркемендә( тәрбиячесе Фарляхова Г.Ф) тәрбияләнүче Кашапова Динә әти-әнисе белән берлектә “Тематик видео” номинациясендә җиңү яуладылар. Казанда  Горки-Әмәт урманында үткәрелгән зур чарада катнашып, министр тарафыннан дипломга һәм бүләккә ия булдылар.

Очрашуга килгән кунагыбыз Билалов Ришат Мидехәт улына, безнең белән кулга-кул тотынып эшләүче әти-әниләребезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

”Табигатьнең чисталыгы – кеше кулында”,-дигән мәкаль бар. Әйдәгез, барыбыз бергә табигатебезне саклыйк. Яз көннәрендә  өмәләргә  чыгыйк,  чүп-чардан   арындырыйк, кошларга ярдәм итик, агачлар утыртыйк, сыерчыклар килүгә  оялар ясап элик.

Чынлап та, табигать-тиңсез хәзинә!

 

Шамсутдинова Лениза, 3 нче номерлы “Шоколад” балалар бакчасы тәрбиячесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев