Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ТАГЫН БЕР ЙОРТ ЯҢА “КҮЛМӘК” КИЯ

Җәй – төзелешләряңарту чоры. Шәхси хуҗалыкларга күз салсак та, кемдер өй түбәсен алыштыра, кемдер стена тышлый. Ә күпфатирлы йортларда республика программасы нигезендә капиталь ремонт башланып китә.

Хәзерге вакытта  райондагы  җаваплылыгы  чикләнгән торак  милекчеләре ширкәте үзәге” җәмгыяте кара магында гомуми мәйданы   136499 квадрат метр тәшкил иткән 109 йорт бар. Программа гамәл гә ашырыла башлаганнан  бирле шуларның 92е  төзекләндерелде. Күп фатирлы  йортларга төзүчеләр кулы тигәннән соң,   моңарчы  ремонтланмаганнарын  төзекләндерү зарурлыгы  аеруча нык   күзгә ташланып тора башлый. Әйтик, Шәмәрдәннең Фрун зе  урамындагы 1993 ел да төзелгән 32 фатирлы 1а  йорты әлегә  шундый хәл дә.  Янәшәдә сайдинг белән  тышланган матур  йорт лар   янында ул үзенә инде төсен  җуйган аклыкызыллы кирпеч  стенасы белән җәлеп итә. Ниһаять, быел йорт заманча төскә кереп үзгәрәчәк. “Рыбнослободск­Универсалстрой” җәмгыяте төзүчеләре объектта шул  максаттан ка питаль ремонтка  кереште. “Эш төрләренә  килгәндә, стена җылы тоту  материалы белән төрелеп тышланачак, түбә, подъезд ишек ләре  алыштырылачак, подвал эчләре ремонтланачак. Барысы да тышкы  яктан эшләнә. Фатир эченә
Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!  Хөрмәтле райондашлар! 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан эчкерсез котлауларыбызны кабул итегез. Бу бәйрәм төрле буын һәм  барлык милләт кешеләрен берләштерә. Ветераннарда 1 Май яшьлек, демонстрацияләр турындагы хатирәләр, яшьләрдә яңа идеяләр һәм кыю адымнар белән бәйләнгән. Сабалылар – фидакарь хезмәт итә белүче кешеләр, алар уртак йортыбызны яхшырак итәргә тырышалар. Үз куллары белән районыбыз муллыгын тудыручыларның  барысына да бик зур рәхмәт. Хөрмәтле райондашлар! Яз бәйрәме, табигатьнең яшәрүе, кояшлы җылы көннәр һәрбарчагызга күңел  күтәренкелеге алып килсен, уңышка рухландырсын, хезмәтегез бары шатлык­куаныч һәм канәгатьләнү хисе генә китерсен. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телибез.  Һөнәри бәйрәм  котлавы Хөрмәтле янгын сагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!  Һөнәри бәйрәм көне уңаеннан сезгә ихлас теләкләребезне һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Сезнең хезмәт һәрвакыт иң куркынычы, әмма  игелеклесе. Соңгы елларда районыбызда гадәттән тыш хәлләргә каршы хезмәтнең матди­техник  базасы ныгыды, әзерлекле кадрлар тупланды. Көндәлек хезмәтегез һәм оперативлык күрсәтүегез өчен күпләр янгын сагы хезмәткәрләренә, ирекле янгын сүндерүчеләргә бурычлы. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, авыр хезмәтегездә уңышлар телибез. Саба  муниципаль районы  Советы һәм  башкарма  комитеты. Җиңү хөрмәтенә –  йөгерү     Халыкны спортка тарту, сәламәт  яшәү рәвешен  пропагандалау максатында 2 майда Бөек Җиңү нең 74 еллыгына багышланган җиңел атлетика ярышлары үткәреләчәк.  Йөгерешчеләргә старт иртәнге сәгать  10да Сабинка яр буе трассасында бирелә. Ярышлар 8 яшь категориясендә  үткәрелә.
кереп башкарыла  торган ремонт төрләреннән балкон эчендәге стенаны төзекләндерү каралган. Торак милекчеләренең байтагы монысын  кирәксенми,  чөнки алар стенаны  үзләренчә төргән  инде. Әгәр фа тир хуҗалары теләми икән, балкон  эчендә сте на  үзгәрешсез  калачак”,– дип  аңлатты ширкәт үзә ге директоры  Айдар Шәйхетдинов. Ремонт график буенча  октябрь аенда тәмамланырга тиеш. Әмма төзүчеләр эшнең   көзгә  кадәр  бармаячагы на  ышандыра. “”Ике, күп булса, 2,5 айда ремонтны төгәлләргә ниятлибез. Эш темпын төзелеш материаллары белән тоткарлык булмавы хәл итә”,– ди участок мастеры Руслан Галиев. Хәзерге  вакытта түбәнең 45 проценты  алыштырылган,  подвалда эш бара, подъезд стеналары  агартыла. Төзелештә 30 елдан  артык  эшләгән штукаручымаляр Райлә Низаметдинова (фотода) һәм  Гөлнур Нургалиевның һәр хәрәкәте фатирыннан  чыгып  киткән һәм  кайтып  кергән торак милекчеләренең игътибарында, шуңа  күрә сыйфатка халифлык итәргә ярамый.  Гомумән, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр бу  мәсьәләдә  актив һәм игътибарлы булырга тиеш. Чөнки  күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауга бюджет акчасы белән беррәттән фатир хуҗаларының түләү ләре дә юнәлтелә. Быел районда капиталь ремонтланачак 2 күпфатирлы йортта 13 миллион сумлык эш башкару  планлаштырылган. Шуның 7 миллионын торак милекчеләре  түли торган була. Ул сумма торак хезмәтләр өчен  түләүләр эченә  кергән. Әйтик, 1а йортта яшәүчеләр өчен 2014 елдан  алып  барысы 619858 сум түләү исәпләнгән. Ә  йорт  ре мон тының проектсмета бәя се  10336210.44 сумлык, шуның 5,5 миллионы торак милекчеләреннән булачак. “Мин бу   йортта 1997 елдан  бирле  яшим. Торак  милекчеләре  ара сында  өлкәннәр дә,  яшь гаиләләр дә бар. Йорт эчендәге үткәргечләр элегрәк ремонтланды. Хәзер фасадта төзекләндерү бара. Яшәүчеләр төзүчеләрдән канәгать, материаллар кай  тып торса, эшләре тиз бара. Йортыбыз сыйфат бе лән ремонтланыр дип өметләнәбез”,– диде Рафил Нурмөхәммәтов. Смета бәясе тиененә кадәр  исәпләнгән ремонт барышын капиталь төзелеш бүлеге дә даими  контрольдә тота.  Без булган   көнне дә "Бердәм заказчы хезмәте" муниципаль унитар предприятиесе әйдәп баручы белгече Рүзәл Җамалиев шунда  иде. Ни әйтсәң дә, ремонтка  кагы лышлы  моң­зар була  икән, аңа вакытында чик кую хәерлерәк.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев