Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Тәрбияче эше бик кызыклы, са­быйлар белән үзебез дә гел ба­­лачак илендә яшибез», -диләр тәрбиячеләр

Сабада “Ел тәрбиячесе” бәйгесенең зона этабы узды

“Тәрбия  – бөек эш,  аның бе­лән кеше язмышы хәл ителә”  дигән рус язучысы  Виссарион  Белинский. Районыбызга 2 фев­ральдә нәкъ менә шундый бөек эш башкаручылар – балалар бакчалары тәрбиячеләре җыйналды.

“Бәләкәч”  балалар бакчасы ба­за­сында “Ел тәрбиячесе-2024” рес­публика бәйгесенең зона этабы узды. Анда Арча, Саба, Әтнә, Балтач районнарыннан 12 конкурсант “Ел тәрбиячесе”  һәм “Туган телдә тәрбия һәм укыту төркеме тәрбиячесе” номинацияләрендә көч сынашты.

Ачылыш тантанасында район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Гөлназ Капитонова иң яхшы тәрбиячеләрнең эш-тәҗ­рибәләре белән уртаклашу, талантлы, иҗади һөнәр осталарын ачыклау максатыннан үткәрелүче бәйгедә һәркемгә уңышлар те­ләде.

“Сез монда икән, димәк, сез – иң яхшысы. Балаларга әдәп-әхлак, хөрмәт, дуслык, тәртип тө­­шенчәләренең барысына да өй­­­рәтүче кешеләр сез. Шуның өс­те­­нә һөнәри конкурсларда катна­шу, үз өстегездә эшләү кебек йөкләмәләр дә тапшырыла. Сез бү­ген дәрәҗәле конкурсның югары ноктасына җиттегез”, – диде ул.

Шулай ук район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия буенча баш белгече Луиза Гомәрова да конкурсантларга уңышлар теләде. Бәйгедә муниципаль этапта җиңү яулаган Шәмәрдәннең “Әкият” балалар бакчасы логопеды Зөлфия Гатауллина, “Салават күпере” һәм Сабаның “Бәләкәч” балалар бакчалары тәрбиячеләре Гөлнара Афанасьева һәм Гөлүсә Әүбәкирова катнашып, янә бер кат һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.  Иң элек балалар белән 20 минутлык шө­гыль тәкъдим ителде, аннары “Минем педагогик табышым” дигән темага мастер-класслар күрсәтелде. Тәрбиячеләрнең һө­нә­ри осталыгын ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәп­кәчә белем бүлеге консультанты Татьяна Сидорова, ТР мәгарифне үс­терү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомум белем би­рү кафедрасы доценты  Рәсилә Ла­тыйпова, Казан педагогия көл­лияте укытучысы Анастасия Блинова   югары бәяләделәр.

“Бәйге быел 12 зонада уза, ан­да 138 тәрбияче үзенең һөнәри ос­талыгын сыный. Шунысы куаныч­лы, безнең тәрбиячеләребез Россия күләмендә уңышлы чыгып ясап, югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Бы­ел да иң талантлы, креатив, үз эше­нең осталары булган тәрбия эше белгечләре катнаша. Бәяләү критерийлары буенча дәреснең инновацион өлеше дә, үзенчәлеге дә, һәм, әлбәттә, иң мөһиме – педагогның бала белән үзара эмоциональ бәйләнеше дә исәпкә алына. Быел да Россия күләмендә республикабыз данын иң лаеклы тәрбиячесе яклаячагына ышанам", – диде Рәсилә Латыйпова. Һәрбер тәр­бияченең шөгыле үзенчәлекле һәм шәхси яңа эш алымнарын күр­сәтүгә юнәлдерелгән иде.

”Бәйгедә һәр елны бик теләп катнашабыз. Ул тәрбиячеләребезнең һөнәри үсешенә зур этәргеч ясый. Бәйгене алга таба иҗади уңыш­ларга ишекләр ачу дип санарга мөмкин. Конкурста катнашуны мин бер баскычка үсеш дип тә атар идем. Бар яктан ачылу, та­ны­лу мөмкинлеге дә ул. Үзем ба­лалар бакчасында 25 ел эшлим. Шуның 12 елында мөдир вазифасын башкарам. Бик күп конкурсларда катнашабыз. 2019 елда  иң яхшы билингиваль балалар бакчасы буларак, 2022 елда милли гореф-гадәтләребезне саклау буенча грант отуга ирештек. Узган ел да Россия күләмендәге күп ярышларда җиңү яуладык”, –ди  Шәмәрдәннең “Әкият” балалар бак­часы мөдире Гөлнара Давыдова.

  Мондый һөнәри осталык кон­кур­сында "Бәләкәч” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлүсә Әү­бә­кирова беренче тапкыр катнаша. Ул тәрбияче булып өч ел гына эшли.

"Тәрбияче эше бик кызыклы, са­быйлар белән үзебез дә гел ба­­лачак илендә яшибез. Алардан энер­гия алып, үзебезнекен ба­ла­­лар белән бүлешеп эшләргә ты­рышабыз. "Ел тәрбиячесе" бәй­ге­­сендә мәктәпкә әзерлек төр­ке­ме белән  Вячеслав Букатов тәкъ­­дим иткән социо-уен техноло­гия­сен кул­ланып математика фә­неннән "Сан­нар иленә сәяхәт" ди­гән шө­гыль күрсәттем. Аларның ма­те­матика буенча булган белем­нә­рен тагын бер кабат ныгытып, ис­лә­ренә төшердек. Бәйгенең икен­че өле­шендә үзем куллана тор­ган пе­­дагогик алымны тәкъдим иттем", – ди  Гөлүсә Фәнис кызы.

«Ел тәрбиячесе – 2024» респуб­ли­ка конкурсының йомгаклау этабы март аенда Казан шәһәрендә узачак. Анда конкурсның зона этап­ларында иң күп балл җыйган 30 педагог катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев