Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татар Икшермәсе авылында гомер итүче Ибрагимова Шаргыя апага - 90 яшь

6нчы июнь көнне Татар Икшермәсе авыл клубы хезмәткәрләре, "Нур" ансамбле солистлары һәм авылның үзешчән артистлары белән берлектә, тыл ветераны Ибрагимова Шаргыя апа янына бардылар. Аның бүген 90 яшьлек юбилей көне. Шул уңайдан Биктемиров Альберт, "Нур" ансамбле солистлары үзләренең матур җырларын юбилярга бүләк иттеләр.

Ул мәдәният хезмәткәрләрен шатланып каршы алды, үзенә булган игътибарга сөенде. Шаргыя апа сугыш һәм сугыштан соңгы авыр ачлык еллары турында сөйләде, фронтта һәм тылда һәлак булган әби-бабайларын, абый-апаларын искә төшерде. Котлау сүзләре өчен ул җылы сүзләр әйтте, акыллы тормыш киңәшләре бирде, аңа игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткән, аны онытмыйча хәлләрен белешеп торган өчен чын күңелдән рәхмәт әйтте.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев