Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татар Икшермәсе авылында яшәүче Фәрхуллин Хәлиулла Фәрхулла улына - 90 яшь

Фәрхуллин Хәлиулла Фәрхулла улы 1932 нче елның 18 мартында Фәрхулла һәм Фатиха Кәримуллиннар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. 1940 нчы елда Икшермә мәктәбенә беренче класска укырга керә.

1947 нче елда җидееллык мәктәпне тәмамлый. Шуннан соң армия сафларына алынганчы колхозда эшли.1951-1954 нче елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядан әйләнеп кайтканнан соң механизаторлар курсында укый һәм урта белем алу өчен кичке мәктәптә белем ала. Колхозда механизатор булып эшли.1958 нче елда Нәсимә апа белән гаилә коралар. 1959 нчы елда уллары Ильдус, 1961 нче елда кызлары Әнисә, 1968 нче елда уллары Ирек туа.

1992 нче елга кадәр Икшермә совхозында төрле эшләрдә эшли һәм лаеклы ялга чыга. 

Бүгенге көндә Хәлиулла абый Нәсимә апа белән Татар Икшермәсе авылында тигез матур гомер кичерәләр.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев