Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татар кызы-2018: “Иң зирәк кыз” Олы Шыңарда

20 июнь көнне Казан шәһәренең Г.Тукай исемендәге филармония концертлар залында “Тазар кызы - 2018” республика сайлап алу туры булып узды. Аның җиңүчесе итеп, Балтач районыннан Гүзәл Габдрахманова билгеләнде. Бәйгедә район һәм зона этапларын узган милләтебезнең иң уңган, сылу, акыллы кызлары көч сынашты. Барлыгы 11 кыз арасында Саба районы данын яклап, Альбина Фәтхриева, Алинә Фәйзуллнна һәм Гүзәл Шакирҗанова чыгыш ясадылар. Әлеге бәйгенең якты мизгелләре белән тулырак Олы Шыңар авылы гүзәле — Алннә Фәйзуллнна белән әңгәмә кордык.

  • Хәерле көн, Алинә. Бәйге үткәнгә бер атна вакыт узса да, ул һәрберебезнең хәтерендә җылы хатирә булып уелып калды. Иң беренче, сине ихлас күңелдән олы жиңүең белән котлыйм. Шушы зур сәхнәдә барлык тамашачылар алдында милләтебезнең асыл Татар кызы булуыңны күрсәтү, аны дәлилли алу, "Иң зирәк кыз" дигән мактаулы исемгә лаек булу - бу иң зур җиңүләрнең берсе, минемчә. Әлеге конкурс турында сөйләшеп алыйк әле. Белүебезчә, ул елдан-ел үткәрелеп килә, үзенең киңлекләрен зурайта. Сине әлеге дәрәҗәле бәйгедә катнашырга нәрсә этәрде?
  • Хәерле көн, Рания. Җылы тәбрикләүләрең өчен зур рәхмәт. Конкурска килгәндә, мин үзем теләп катнаштым. Үткән елны ук катнашырга теләгән идем дә, тик өлгерә алмадым. Ә быел исә алдан көтеп алып, әнием белән ныклап әзерләндек дисәм дә ялгыш булмас.
  • Кайсы тур күңелеңә күбрәк хуш килде? Һәр тур турында кыскача гына сөйләп кит әле, алар нидән гыйбарәт иде?
  •  Әлеге конкурс барлыгы 5 турдан торды. 1нчесе - үзең белән таныштыру туры, 2 нче турда һәр катнашучы Казан арты татарларының биюен башкарырга тиеш иде, мин исә Самара татарлары биюен башкардым. 3 нче тур — викторина, ягъни сорауларга җавап бирү, һәр кызга алып баручылар милләтебезгә кагылышлы сораулар бирделәр, кызлар да югалып кала торганнардан түгел, без сынатмадык. 4 нче турда спорт биюен башкардык. Ул Казаныбызда футбол буенча дөнья чемпионаты булу уңаеннан әзерләнде. Соңгы 5 нче турда үзебезнең төбәктән чыккан шәхесләр турында сөйләргә кирәк иде. Мин балачагын Саба районы Иләбәр авылында үткәргән, Татарстанның атказанган артисты, режиссер, М.Җәлил премиясе лауреаты, күпкырлы шәхес Шамил Бариев һәм музыка белгече Гөлфия Бариеваларның мәхәббәт җимеше Айгөл Бариева турында сөйләдем, һәрбер тур миңа бик ошады, шулай да сонгы тур күңелемә күбрәк хуш килде. Районыбызның данлыклы шәхесләре язмышы белән турлырак танышу минем өчен кзыклы һәм файдалы булды.
  • Чыннан да, соңгы турдагы чыгышыңда өздереп җырлавың белән син Айгөл Бариеваның үзен хәтерләттең. Алинә, конкурс барышында нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде?
  • Бәйгедә катнашканда минем өчен иң авыры татар милли киемнәрен табу булды. Моннан тыш, конкурс минем җәйге сессия вакытына туры килде, уку белән әзерлекне алып бару кыенрак булды. Шулай да, әнием кебек ярдәмчем булганда барлык авырлыкларны да җиңәргә була. Мин һәрвакыт гаиләм, туганнарым, якын кешеләремнең җан атуларын тойдым. Бу миңа көч өстәде, авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итте.
  • Шушындый зур масштаблы бәйгедә тагын катнашырга уйлыйсыңмы? Гомумән, "Татар кызы” конкурсы турында син нинди фикердә?
  • Әлеге конкурс миңа бик ошады, әле һаман да күңелле хатирәләр белән канатланып йөрим. Тагын катнашырга мөмкинлек булса, һичшиксез үземне сынап карар идем. Ә конкурсның үзенә килгәндә, минемчә, хәзерге милли бәйгеләр күбрәк шоу кебек үткәрелә. Татар кызы дигәч, минем күз алдыма иң беренче тыйнак, оялчан, уңган кызлар килеп баса. Шулай ук гореф-гадәтләрне, телен, халкын, милләтен хормәт итүче асыл затларыбыз. Шуңа күрә, мондый конкурслар шоу кебек түгел, ә киресенчә, мастер-класс рәвешендә үткәрелсә бик отышлы булыр иде.
  • Катнашучы кызлар белән үзара мөнәсәбәтләр ничек булды? Конкуренция сйзелдеме?
  • Катнашучы кызлар барысы да кыю йөрәкле иделәр. Алар белән зур сәхнәдә көч сынашу минем өчен авыр булды дип әйтсәм дә ялгыш булмас, чөнки аларның һәрберсе сәләтле, уңган, зур ихтыяр көченә ия, сылу татар кызлары иде. Шушы бәйгегә әзерлек дәвамында без үзара дуслашырга да өлгердек. Бер-беребез арасында бары тик җылы мөгамәлә генә булды.
  • Алинә, әйтеп кит әле, синеңчә чын Татар кызы нинди сыйфапыарга ия булырга тиеш?
  • Минемчә, Татар кызы иң беренче үзенең туган телен камил рәвештә белергә тиеш, тыйнаклык, пөхтәлек, оялчанлык, сабырлык кебек сыйфатлар аны бизи. Шулай ук, милләтенең тарихын белергә, өлкәннәргә ярдәм итәргә тиеш дип саныйм.
  • Конкурсны оештыру моментлары турында да фикереңне әйтеп кит әле.
  • Бәйге бик күңелле, мавыктыргыч һәм югары дәрәҗәдә үтте. Бу конкурсны оештыручыларга, режиссерларга да мин олы рәхмәтемне җиткерәм.
  • Алинә, җылы әңгәмә очен сиңа рәхмәт. “Иң зирәк кыз’’ дигән мактаулы исемне алуың белән сине янәдән тәбриклим. Киләчәгеңдә әлеге зур бәйгеләр һәм җиңүләр булып торсын. Алдагы тормышың якты бизәкләргә генә уралсын.

Гыйлемханова Рания

КФУ студенты, 3 нче курс

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев