Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарча көрәш ярышлары

Кичә Саба спорткомплексында 2003-2004, 2005 елларда туган яшүсмерләр һәм алардан яшьрәк малайлар арасында ТАССРның – 100, Саба районының 90 еллыгына багышланган татарча көрәш ярышлары булды. Келәмгә 100гә якын яшь көрәшче чыкты. Көчләрен сынарга Кукмара, Мамадыш, Арча районнарыннан да килгәннәр иде.

undefined

Көрәш 2005 елгылар һәм тагын яшьрәкләр арасында – 11, 2003-2004 елгылар арасында 6 үлчәү авырлыгында барды. Саба егетләре бәйгедә 9 җиңү (Дмитрий Ибраһимов, Нияз Хәлиуллин, Тимерхан Әхмәтов, Шамил Миңнуллин, Ильяс Габдерахманов, Артур Григорьев, Адель Әминов, Хәсән Әсхәдуллин, Рөстәм Сираҗиев) яуладылар, 13 призлы урын алдылар. Арча районы спорт мәктәбе дә әзерлекле команда алып килгән иде. Баш тренер Фәнис Зарипов егетләренең 5се җиңүче булды, 13е призлы урынга чыкты. Мамадышлыларның 2 җиңүе, 7 призлы урыны бар. Җиңүчеләргә баш судья Илдар Ермолаев медаль, Грамота, акчалата призлар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X