Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Татармультфильм” студиясы безнең районда...

Шушы көннәрдә көнне Балалар иҗат үзәгенә рәсем сәнгатенә оста укучылар җыелды.

Алар Саба районың күренекле урыннарын ак битләргә төшерделәр. Әлеге рәсемнәр мультфильмнарда үз урыннарын алачаклар. Фильм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан эшләнә. Конкурс нигезендә, балаларның ясаган рәсемнәре,  шигырләре сайлап алына. Мультфильм ике телдә эшләнәчәк һәм төрле телеканалларда күрсәтәчәкләр, Интернет челтәрләренә дә урнаштырылачак.

 «Татарстан гасыры» – белем бирү максатыннан төшерелгән һәм Татарстан Республикасына багышланган беренче халык анимацион проекты. Аны төшерүдә Татарстанның 7 яшьтән алып 15 яшькә кадәр булган  мәктәп укучылары катнаша. Узган ел «Татарстан гасыры», иң күп авторлар катнашында төшерелгән анимацион фильм буларак, Россиянең Рекордлар китабына кертелде.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X