Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстан халкын июль аенда тагын бер өстәмә ял көне көтә

Корбан бәйрәме уңаеннан 31 июль республикада эшләми торган көн дип игълан ителде.

Татарстан халкын июль аенда тагын бер өстәмә ял көне көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2020нче елда Ураза һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында»гы ТР Президенты Указы нигезендә, 2020нче елның 31нче июле - Корбан бәйрәме - эшләми торган бәйрәм көн булачак», — диелә хәбәрдә.

РФ Хезмәт Кодексының 95нче маддәсе нигезендә, эшләми торган бәйрәм көн алдына туры килгән эш көне яки смена озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

РФ Президенты Указы нигезендә 2020 елның 1 июле Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүне үткәрү көне итеп билгеләнгән иде. Документ нигезендә көн рәсми рәвештә эшләми торган көн дип саналды. 

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X