Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы

6-8 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә йөзү, өстәл теннисы, җиңел атлетика, бадминтон һәм шахмат ярышларының Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында финал уеннары булып узды. Аерым алганда, йөзү ярышларында Саба районы командасы мактаулы икенче урынны алды. Йөзүдә безнең район данын Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы; Гәрәев Айдар Наил улы; Гыймадиев Айзат Рамил улы тәкъдим итте; Сиразутдинова Альбина Нәкыйп кызы, запас Фәрхетдинова Гүзәлия Әсхәт кызы, Хаҗиев Айдар Хәнифулла улы.

Җиңел атлетика буенча ярышларда безнең команда көмеш призер булды. Командага призлы урын алып килделәр: Мавлетов Булат Миндрахманович, Мифтахова Нәркиз Хаҗинур кызы, Загидуллин Нияз Наил улы, Исхакова Альбина Раиф кызы, запас  Сабирова Айгөл Равил кызы, Хузина Гөлчәчәк Халит кызы, Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы.

         Шахмат буенча ярышларда Кәримов Марат Рәшит улы һәм Хусаенова Розалия Рамил кызы 1 урынны яуладылар, запас уенчылар Ногманова Ләйлә Илдус кызы, Нуриев Ринат Хәмит улы, Шарафутдинов Раил Рафил улы.

         Өстәл теннисы буенча 2 урынны түбәндәге муниципаль хезмәткәрләр алды: Шафигуллин Фаил Фәхим улы; Харисов Рөстәм Раиф улы; Хузина Гөлчәчәк Халит кызы, запас Галиуллин Алим  Мәгсум улы, Галимзянова   Рөстәм Вакиф ,  Сиразутдинова Альбина Нәкыйп кызы.

          Бадминтон буенча ярышларда район данын Зайнеева Айгөл Валерий кызы, Гыйлманов Рашат Гилмхан улы, Мавлетов Булат Миндрахман улы яклады.

         Спартакиаданың гомуми зачетында Саба районы муниципаль хезмәткәрләре мактаулы 1 урынны яуладылар! Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм уңышлар телибез!

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев