Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Тере классика” VIII Бөтенроссия яшь нәфис сүз осталары бәйгесенең район этабы

12нче март көнне “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы балалар иҗат үзәге” өстәмә белем бирү муниципаль бюджет оешмасы базасында “Тере классика” VIII Бөтенроссия яшь нәфис сүз осталары бәйгесенең район этабы узды.

Бәйгедә район мәктәпләреннән барлыгы 42 укучы катнашты. Кичәнең сценарий авторы - Евлаштау урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ахметова Светлана Владик кызы. Әлеге күпсанлы әдәби әсәрләргә бай булган тылсымлы иҗат дөньясына илтүче сәяхәтнең алып баручысы да үзе булды.

 “Тере классика” бәйгесе яшүсмерләрнең иҗади сәләтен үстерү,  китап уку традицяләрен яңарту, укучыларның рухи байлыкларын артыру, әдәби әсәрләр аркылы шәхси сыйфатларын, дөньяга карашлырын формалаштыруга омтылыш тәрбияләү максатыннан уздырылды.

   Чара барышында укучылар үзләре сайлаган рус һәм чит ил язучылары әсәрләреннән өзекләрне яттан сөйләделәр. Жюри нәфис сүз осталарын аерым критерийлар буенча бәяләде.

  “Тере классика” VIII Бөтенроссия бәйгесенең район этабы  җиңүчеләре итеп түбәндәге укучылар билгеләнде: Сәләтле балалар мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Вәлиева Мәрьям, Корсабаш төп мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Юсупов Наил, Шәмәрдән лицееның 11нче сыйныф укучысы Парфенова Алинә.

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев