Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Техника кыр эшләренә әзерме?

Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләренең техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Рәдис Кадыйров җитәкчелегендәге комиссия район хуҗалыкларындагы техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләде

.

 

  Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләренең техник торышына күзәтчелек  идарәсе җитәкчесе урынбасары Рәдис Кадыйров  җитәкчелегендәге комиссия район  хуҗалыкларындагы техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләде.  Комиссия  составында  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге әйдәп баручы  киңәшчесе Рәсүл Шәрипов, игенчелек тармагын үстерү бүлеге  начальнигы  урынбасары  Ренат  Ногманов,   район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре эшләде. Комиссия машина-трактор паркларының, амбар хуҗалыгының  сезонга әзерлеген, тракторларның, тагылма  агрегатларның, чәчү орлыгын  инкрустацияләү  машиналарының, чәчү комплексларының техник торышын тикшерде. Төп  игътибар  хезмәтне саклау таләпләрнең үтәлешенә бирелде.

  Комиссия эшен төгәлләгәч, конкурс нәтиҗәләре буенча 50 мөмкинлектән 48 балл җыйган “Игенче” җәмгыятенә 1нче урын бирелде. Икенче урында – “Юлбат” авыл хуҗалыгы  предприятиесе. “Курсабаш”  җәмгыяте   3нче  урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев