Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тимершык авылында яшәүче Өммегөлсем Гарифулла кызы Нуруллинага - 90 яшь

Бу көннәрдә Тимершык авылында яшәүче Өммегөлсем Гарифулла кызы Нуруллина 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алды.

Өммегөлсем апа гаиләдә беренче бала була. Иң өлкәне булганлыктан, аңа кечкенәдән тормыш арбасына җигелергә туры килә. Сугыш башлангач, бөтен авырлык хатын-кызлар, яшүсмерләр җилкәсенә кала. Өммегелсем апа да данлыклы «Зәрә тау» артилендә оекбашлар, сугышчылар өчен бер бармаклы бияләйләр бәйли. Җәй көне арыш басуыннан чүп утыйлар, ындыр табагы кыралар, урып-җыю вакытында иген көлтәлиләр. Әтиләре 1941 елда сугышта хәбәрсез югала. 1947 елда Тимершык җидееллык мәктәбен тәмамлый. Мәктәптән соң ат җигеп фермада эшли, сарыклар карый. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда төрле эшләр башкара. 1956 елда Илгиз исемле егет белән гаилә корып, 58 ел матур гомер итәләр. Алты бала тәрбияләп үстерәләр. 2014 елда ире Илгиз вафат була. 14 оныклары, 10 оныкчыклары бар. Бүгенге көндә Өммегөлсем апа улы Илдар, килене Зәмфирә тәрбиясендә, бик бәхетле ана булып гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев