Тимершык гомумбелем бирү урта мәктәбе базасында баскетбол буенча ярышлар һәм күңелле стартлар узды.
Әлеге чарада “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче спортчылар катнашты. Баскетбол турнирында барлыгы 2 команда катнашты: Тимершык гомумбелем бирү урта мәктәбе (“Сабантуй -1”) һәм “Гимназия”(“Сабантуй - 2”) командалары. Уен җиде минутлык дүрт таймнан узды. Беренчелеккә “Сабантуй -1” (Тимершык гомумбелем урта мәктәбе) командасы чыкты.
Күңелле стартларда барлыгы дүрт команда катнашты: “Огонь”, “Воздух”, “Земля” һәм “Вода" командалары. “Күңелле стартлар" исем, девиз әйтүләрдән башланып китте. Командалар кызыклы, шул ук вакытта катлаулы конкурсларда катнаштылар.
Биредә урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - «Огонь» командасы,
2 урын - «Вода» командасы,
3 урын - «Воздух» командасы.
Кичә ахырында, бәйрәм рухын тагын да җанландырып, командаларга грамоталар һәм барлык катнашкан балаларга Кыш Бабай бүләкләре тапшырылды.


Нет комментариев