Район яңалыклары

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк

Халыкка консультацияне дистанцион рәвештә бирәчәкләр.

25 мартта Татарстан Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә катнашачак. 

Консультацияләр 8:00 дән 15:30 га кадәр (84362)2-34-69 телефоны буенча тәнәфессез үткәреләчәк.

Соруларга пенсия фонды белгече Якупова Фәридә Шәфкать кызы (08:00-09:30), Саба нотариаль округы нотатариусы Йосыпова Наилә Йосыф кызы (11:00-12:30), «ТР БТИ» АҖенең Саба бүлекчәсе җитәкчесе Сөнгатуллин Ренат Равил улы (12:30-14:00) һәм адвокат Нигъмәтҗанова Илсөя Нургаян кызы (14:00-15:30) җавап бирәчәк.


Нет комментариев